

30 ел элек югалган ташбака йорт чормасында исән килеш табылган һәм аның инә түгел, ата ташбака булуы ачыкланган.
Бразилиядә яшәүче Наталья Де Альмедиа 1982 елны әнисенең ташбакасы югалуын сөйли. Мануэла кушаматлы ташбака өйгә ут керткәндә эдектр-монтаж эшләре вакытында эзсез югала. Соңрак гаилә яңа йортка күченә һәм Мануэланы табу өметен өзә.
30 елдан соң, 2013 елда, Наталья Де Альмедианың әнисенең ире үлә. Һәм хатын мәрхүм иренең әйберләрен җыештырырга дип иске йортка кайта. Әйберләр саклый торган бер тартмада ул исән Мануэланы табып ала. “Әнием елап беткән иде. Ул Мануэланың табылуына ышана алмый иде”, – дип искә ала Наталья Де Альмедиа.
Ташбака янә гаиләдә яши башлауга менә инде 10 ел үткән. Ташбака үзен яхшы хис итә. Мануэланың җенесе генә үзгәргән. Ветеринар карап, тикшереп чыккач, аның инә түгел, ата ташбака икәнлеген әйткән. Хәзер ташбаканың исеме – Мануэль.
Чыганак: lenta.ru