Дөньяда ниләр бар?
3 июнь 2022, 14:21

Японнар ник кими?

2021 елда, Япониядә демография хәлләре мониторингы башланган вакыттан алып, ил чираттагы тапкыр антирекорд куйган.

Японнар ник кими?Японнар ник кими?
Японнар ник кими?

Япония сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, 2021 елда дөньяга 811 мең бәби туган. 2020 ел белән чагыштырганда бу 29 меңгә азрак булган. Бу Икенче бөтендөнья сугышы вакытыннан алып иң түбән күрсәткеч дип аталган.
Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы фаразларына ярашлы, өлкән яшьтәгеләр саны артуы сәбәпле илдә 2053 елга кадәр халык саны 126 миллионнан 100 миллионга кимиячәк. 2065 елда исә 88 миллионга гына калачаклар.
Менә бер гыйльлә: тормыш көтү җиңеләйгән саен балалар азрак туа. Билгеле булуынча, Япония бит яшәү сыйфаты күрсәткече югары булган беренче биш ил арасына керә. Тормыш авыр заманаларда дөньяның бөтен халкы итәк тутырып бала үстергән. Хәзер моңа нәрсә комачаулый?

Фото: ethnoboho.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас