

АКШның Орегон штатында яшәүче ирле-хатынлы сөяркә хатын белән яшиләр. Һәм моңа һич кенә дә үкенмиләр, ди.
Ике хатын-кыз – 39 яшьлек Алексис Каридео һәм 32 яшьлек Табата Ховард 2016 елда танышулар өчен кушымтада танышкан. Алексисның ире, 47 яшьлек Брайан каршы килмәгән, ир белән хатын моногамиягә (бер партнер белән яшәү) корылган мөнәсәбәтләргә электән үк каршы булган. Алар гаиләләренә Табатаны өченче партнер итеп сөенеп кабул иткән. Нәтиҗәдә Ховард ир өчен дә, хатын өчен дә сөяркә булган (коточкыч!..). Ир дә, хатын да аерым-аерым Ховард белән свиданиеларга йөри. Өченче партнер исә бу вакытта балаларны карый.
2018 елның сентябрендә гаилә өч йокы бүлмәсе булган йорт сатып алган. Алар анда Алексис һәм Брайанның уллары Эндрю белән күченгән. Күп тә үтми Каридео Мишел исемле кыз бала таба. Ике елдан соң Табата да әни була. Ул Джойс исемле кыз бала тудыра. Өлкәннәрнең өчесе дә тулы хокуклы ата-ана ролен башкаралар, балаларны бергә тәрбиялиләр. Алексис Каридео сүзләре буенча, нәни кызлар әле гаиләдәге нечкәлекләрне аңлап бетми. Ә менә Эндрюга өлкәннәр”шундый” гаиләләр дә була дип аңлатып караган...
Чыганак: lenta.ru