Дөньяда ниләр бар?
3 июнь 2022, 13:48

187 километр стена төзиләр

Ел башында Польша Белоруссия белән чиге арасында стена төзиячәген белдергән иде.

187 километр стена төзиләр187 километр стена төзиләр
187 километр стена төзиләр

Белдерү белән, җиң сызганып, киртә коруга тотынган. Бүгенге көнгә ике чик арасында поляклар төзергә планлаштырган киртәнең 120 километрын корып та куйганнар. Стенаның биеклеге 5,5 метр, гомум озынлыгы 187 километр тәшкил итәчәк дип белдерә Польша властьлары. Поляклар эшләрен июнь ахырына кадәр тәмамламакчылар. Стена кору өчен акчаны ил бюджетыннан бүлгәннәр.
Бүрәнә аша бүре күрәләр дигәндәй, поляклар киртә төзеп, ут күршесенә карата дошманлык чаткыларын пыскытып ята.

Фото: politring.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас