Дөньяда ниләр бар?
2 июнь 2022, 07:31

Яңа ярдәм пакеты әзерләгән

АКШ Украинага унберенче хәрби ярдәм әзерләгән. Ярдәм 700 миллион доллар күләмендә бәяләнә.

Яңа ярдәм пакеты әзерләгәнЯңа ярдәм пакеты әзерләгән
Яңа ярдәм пакеты әзерләгән

Яңа ярдәм пакетына HIMARS ракета системалары, радиолокация станцияләре, вертолетлар, автомобильләр, танкка каршы чаралар, шулай ук элек җибәрелгән техникага запас частьлар кергән.

         Украинага яңа ярдәм пакеты озатылачагын Америка үткән атнада белдергән. СНН телеканалы, АКШ президенты хакимиятенә сылтау ясап, Джо Байденның Киевка заманча ракета системалары җибәрергә җыенуын хәбәр иткән. АКШ берничә атна буена Украинага әлеге коралларны җибәрергә базнат итми торган. Сәбәбе Украина хәрбиләренең аларны “Русия территориясендә һөҗүм итү өчен кулланырга мөмкин” дип аталган.

Фото: mogilev.online

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас