

Ил президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белдерүенчә, Әнкара үз чикләрендә террорчылардан котылгач кына хәрби операция тәмамланачак. Шулай ук ул әлеге операция Сүриянең территориаль бөтенлегенә янамаячак дип ышандыра.
Төркия көрд армиясен, шулай ук Көрдестан эшчеләр партиясен террорчылар дип саный. Көрдләр Төркиянең көньяк-көнчыгышында, Сүрия төньягында һәм Иракта күпләп яши.
Төркия нинди бурычлар куя соң? Ул үзенең чикләреннән көньякка таба 30 километр арада хәвефсезлек зонасын булдырмакчы. Иң тәүдә Телль-Рифат һәм Манбиҗ районнарын "террорчылардан тазартачаклар". Аннары операция Айн-әл-Араб һәм Айн-Иса районнарына күчәчәк.
Төрекләр раславынча, Телль-Рифатта 3 мең көрд боевигы урнашкан һәм анда яңадан-яңа сугышчылар әзерләү эшләре бара. Баш күтәрүчеләр төрек хәрбиләренә һәм КППларына һөҗүм итә.
Төркия террористик дип таныган оешмаларга АКШ корал сата, дип белдерә Эрдоган. Вашингтонның Сүриядә сугыш утын терелтергә тырышуын РФ чит ил эшләре министры Сергей Лавров та раслады.
Сүриянең оппозициядәге һәм революцион көчләре милли коалициясе Әнкара операциясе төбәкне террорчылардан азат итәргә һәм Төркиядән 2,5 млн. качакны кире кайтарырга булышачак дип саный. Әнкара исә төбәккә 1 млн.-га якын качак әйләнеп кайта алачак дип саный. Булдырылачак хәвефсезлек зонасында 200 - 250 мең йорт төзү планлаштырыла.
Берничә атна инде Сүрия белән Төркия чиге буе районнарында милли оборона министры Хулуси Акар җитәкчелегендәге төрек армиясе командованиесе тора. Әзерлек эшләрен 25 майга төгәлләгәннәр. Төрекләр АКШ подразделениеләре булмаган районнарга һөҗүм ясамакчылар. Моның өчен истребительләр, пилотсыз очкычлар, махсус тәгаенләнештәге подразделение, артиллерия көчләре катнашачак диелә. Операциядә 50 мең кеше, шул исәптә Әнкара контрольлегендәге урындагы көчләр дә, катнашачак.
Сүрия 25 майдан алып төрек хәрби көчләренең Абу-Расейн поселогына төбәп атуын белдерә. Атыш барган урыннан 130 гаилә күчерелгән.
Дөньяда Төркиянең гамәлләрен кискен тәнкыйтьләделәр. Сүрия Төркия гамәлләрен агрессия акты дип атады һәм җавап бирергә әзер булуын белдерде. БМО Сүриянең территориаль бөтенлеге яклы булуын, Дамаскның хәрби операцияләргә түгел, сәяси көйләүләр алып баруга һәм гуманитар ярдәмгә зарурлык кичерүен билгеләде.
АКШ дәүләт департаменты операция Америка хәрбиләренә карата куркыныч тудырачак һәм "Ислам дәүләте" террор төркеме (Русиядә аның эшчәнлеге тыелган) белән көрәшне катлауландырачак, шулай ук төбәктәге тотрыклыкка аяк чалачак дип саный. Франция дә шундый ук фикердә. Иран исә хәрби хәрәкәтләре Төркиягә үз хәвефсезлеген тәэмин итәргә ярдәм итмәячәк һәм проблеманы сөйләшүләр аша гына хәл итеп булачак дип билгеләде.