Дөньяда ниләр бар?
2 июнь 2022, 07:19

Молдаваннар урамнарга чыккан

Кишиневта халык, протест белдереп, урамнарга чыккан.

Молдаваннар урамнарга чыкканМолдаваннар урамнарга чыккан
Молдаваннар урамнарга чыккан

Протест белдерүчеләр ил президенты Майя Сандуның отставкага китүен таләп иткән.

         Митинглар Молдавиядә икенче атна дәвам итә. Митингка чыгучылар азык-төлек һәм газ бәяләре артуына, инфляция көчәюенә һәм оппозициядәге сәясәтчеләргә басым ясауга ризасызлык белдерә.

         Мәгълүм булуынча, 24 майда Ришвәтчелеккә каршы прокуратура илнең элеккеге президенты Игорь Додонны кулга алган. Аңа дәүләткә хыянәт итүдә, ришвәтчелектә катнашлыгы бар дигән шик белдерелә. Додон үзе исә аңа карата җинять эше Санду заказы буенча кузгатыла дип белдергән. Үз чиратында Санду прокуратураны дәүләтнең элеккеге башлыгы эшен гадел тикшерергә чакырган.

Фото: md.tsargrad.tv

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас