Дөньяда ниләр бар?
2 июнь 2022, 08:22

Ияген кечерәйтмәкче булган

Тик барып чыкмаган. 

TiktokTiktok
Фото:Tiktok

Косметологик процедураның нәтиҗәләре шаккаткыч булган.

Блогерша Эмма Роуз Дэвис косметологка популяр процедурага бара һәм аның коточкыч нәтиҗәләрен Тик-токтагы видеоязмасында күрсәтә.

Яшь хатын ияк зонасында артык җыелган майларны киметер өчен белгечкә бара.  Әмма хатынның организмы реакциясе көтелмәгәнчә була. Аның йөзе бик шешенә, 4 тапкыр  диярлек зурайгандай тоела.

Дэвис Ияге башта нинди булуын һәм процедурадан соң ничек үзгәрүен сурәтләүче кадрларны урнаштырган. “Йөзем шешенәчәген алдан белдем, әмма ушлкадәр булыр ук дип уйламадым”, – ди ул.

Роликны караган башка кулланучылар бу уңайдан үз тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Мондый инъекцияләрдән соң тернәкләнү чоры озак булачагын әйткәннәр кайберәүләр. “Мин дә нәкъ шундый хәлгә тарыган идем бит”, – диючеләр дә бар. “Шундый процедурадан соң йөзем бер ел баканыкы сыманга әверелде. Нәтиҗәдә йөзем элекке хәленә кайтты, әмма мин бик кайгырган идем”.  “Мондый уколдан соң сиңа нинди кагыйдәләр үтәргә икәнлеген аңлатканнардыр дип ышанам”, – диючеләр дә бар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас