

“Германия мондый армиягә НАТО кысаларында ия булачак”,—дигән Шольц.
Аның фикеренчә, бу ГФР һәм аның союздашларының оборона бллгын ныгытачак. Берлин Киевны актив рәвештә корал белән тәэмин итә һәм ул бу эшен якын киләчәктә дә туктатмаячагын белдерә.
Олаф Шольц белдерүеннән соң, “Роскосмос” җитәкчесе Дмитрий Рогозин “Телграм-канал”дагы битендә Германия канцлерының “Европада иң зур армия булдыру” турындагы белдерүен тәнкыйтьләп чыкты. Шольцның милитаристик планнары канцлерның ата-бабалары Европаны гына түгел, бөтен дөньяны үзенә буйсындырырга хыялланган вакытларны исенә төшерүен белдерде.
“Германиянең сугышчан канцлерының ата-бабаларының тәҗрибәсен кабатлыйсы, үзенең сугышчы-әшнәләре белән Мәскәү урамнары буйлап янәдән үтәсе килә”, — дип язган Дмитрий Рогозин һәм хәбәре янына меңнәрчә немец әсирләренең кызылармиячеләр сагы астында Мәскәү урамнары буйлап баруын сурәтләгән архив материалын беркеткән.