Дөньяда ниләр бар?
2 июнь 2022, 07:09

Демографик чокырга керәбез...

Икътисад белгечләре агымдагы дистә ел эчендә Русиядә эшче көчләрнең күпмегә кимүен исәпләп чыгарган.

Демографик чокырга керәбез...Демографик чокырга керәбез...
Демографик чокырга керәбез...

Исәпләүләргә ярашлы, 2019дан 2030 елга кадәр Русиядә эшче көчләр 1,9 миллион кешегә кимиячәк. Моннан тыш, калган эшче ресурсларының гомум яшь составы да үзгәрәчәк. 40 яшьтән кечерәкләр өлеше 2019 елдагы 42 проценттан 37,4 процентка калачак.

         Экспертлар эшче көчләр картаюының төп сәбәпләренең берсе итеп 1990 — 2000 елларда туган аз санлы буынның хезмәт яшенә керүенә бәйләп аңлата. Хезмәт яшендәгеләр санының барыннан бигрәк Мәскәү, Санкт-Петербург, шулай ук Мәскәү һәм Лениград өлкәләрендә кимиячәге көтелә. Соңгы елларда бу төбәкләрдә халык саны, нигездә, күченүче яшьләр исәбенә арткан.

         Шул ук вакытта мигрантлар күпләп эшкә килгән төбәкләрдә халык һәм хезмәт яшендәгеләрнең картаюы процессы акрынаячак. Экспертлар эшче көчләр исәбе үзгәрүенең төп факторлары арасында үлем, миграция, хезмәт базарындагы яшьләр саны, пенсия яшенә җитүчеләрне атый.

         Экспертлар 2030 елга кадәр фаразлауларының 4 вариантын төзегән. База вариантында эш көчендәгеләр саны 2019 елдагы 74,7 млн. кешедән 2030 елда 72,8 миллионга кадәр төшәчәк.  Оптимистик фараз буенча кимү 500 меңләп булачак диелсә, күңелсез фаразда 3 миллионга кадәр дип күзаллана. Миграция исәпкә алынмаган фараз эш көчендәгеләрнең 2030 елда 3,3млн. кешегә кимүен күзаллый.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас