Дөньяда ниләр бар?
2 июнь 2022, 08:34

Бала карынында игезәге яралган

Әстагъфирулла!

Aditya Romansa / UnsplashAditya Romansa / Unsplash
Фото:Aditya Romansa / Unsplash

Һиндстанның Бихар штатында яңа туган сабыйга операция ясаганнар. Аның карынында бала яралгысы барлыкка килгән.

Яралгы 40 көнлек малай карынында үсешә башлаган. Эш шунда: яңа туган малайны эче кабаруы һәм кече йомышын йомышлаганда авыртынуы сәбәпле дәваханәгә китерәләр. Җентекле тикшерүдән соң сабыйда сирәк очрый торган аномалия (карындагы яралгы карынында яралгы барлыкка килү) ачыклаганнар.

Табиблар операция ярдәмендә яралгыны алып ташлый. “Бала операцияне удышлы кичерде, аның хәле тотрыклы дип бәяләнә”, – ди табиб.

Карындагы яралгы эчендә яралгы барлыкка килү – йөклелек вакытында яралгы эчендә аның паразит игезәге формалашу феномены. Ул 500 мең йөклелеккә бер очрарга мөмкин. Сирәк очраган бу тайпылышны операция ярдәмендә уңышлы хәл итәр өчен югары квалификацияле белгечләр  һәм алга киткән медицина технологияләре таләп ителә. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас