

Мисырда халык игътибарына Каһирәдән ерак түгел урнашкан Саккара некрополендә (“мәрхүмнәр шәһәре”, борынгы каберлекләр комплексы) табылган “яше” 2500 елдан арткан йөзләгән борынгы артефактлар коллекциясен тәкъдим иткәннәр.
Борынгылыклар советы башлыгы Мостафа Вәзири сүзләре буенча, бу табыш эчендә яхшы сакланган мумияләре булган 250 саркофагны, шулай ук Мисыр аллаларының 150 бронза статуяларын һәм бронза савытларын үз эченә алып тора. Алар уңдырышлылык алласы Исида белән бәйле йолаларда кулланылган.
Артефактлар даими күргәзмә өчен Зур Мисыр музеена тапшырылачак. Әлеге вакытта Гиза пирамидалары янәшәсендә бу музей төзелеше дәвам итә.
Саккара Мисырның борынгы башкаласы Мемфистагы некропольнең бер өлеше булып тора. Бу некропольгә шулай ук Гиза пирамидалары, Абу-Сирдагы, Дахшурдагы һәм Абу-Рувайштагы кече пирамидалар да керә. Мемфис хәрабәләре 1970 елларда ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.
Чыганак: lenta.ru