Исән булуына ышандыра алмаган

Исең-акылың китәр!

fishki.netfishki.net
Фото:fishki.net

АКШның Флорида штатында яшәүче 100 яшьлек Бетти Эшли көннәрдән-беркөнне проблемага дучар булган. Эш шунда: Кадрлар хезмәтенең федераль идарәсе исән-имин булуын дәлилләмәгән очракта аңа пенсия түләүләрен күчерүдән баш тарткан.

Хатын АКШның Кадрлар хезмәте идарәсенә мөрәҗәгать  иткәч, аңардан үлмәгәнлеген дәлилләүне үтенгәннәр. «Идарәдә кемдер әнидән: “Әстагъфирулла. Аңа бит инде 100 яшь. Нишләп әле без аны исән дип уйларга тиеш?”– дип сораган», – дип искә ала Эшлиның кызы Тельма Мецгер.

Эшли властьларга нотариус раслаган форманы һәм яңа чыккан гәзитне тотып төшкән фотосурәтен җибәреп караган, әмма идарәдәгеләрне ышандыра алмаган. Түләүләр яңадан күчә башласын өчен бу дәлилләр генә җитмәгән.

“Мин исән. Июньдә 101 яшемне бәйрәм итәргә җыенам”, – дип адлаткан Эшли журналистларга. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас