Зонтикта очып киткән (видео)

Менә сиңа кирәк булса!

ВКонтактеВКонтакте
Фото:ВКонтакте

Вируслы видео аркасында исеме киң таралган Төркиядә яшәүче ир (бик каты җил чыкканда ул кафе зонтигында очып китә)  милли космос программасында катнашу теләген белдергән.

Төркиянең Османие провинциясендә яшәүче Садык Кочадалины 2019 елда тиз арада интернет челтәрендә таралган  кыска видеоязма бар илгә таныта. Роликта ул давыл вакытында җәйге кафе зонтигында очып йөргән. Кыска вакытлы бу очыш Кочадалига популярлык китерә. Аны, шаяртып, “космоска очкан тәүге төрек” дип йөртә башлыйлар.

Хәзер исә Кочадали чыннан да ксмоска очарга карар иткән. Ул Төркиянең беренче астронавтлары отрядын җыюга кушылган. Сайлауны үтүгә аның өмете бар, чөнки кандидатларга булган төп таләпләргә ул туры килә, ди.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас