Чит кеше кулларын күчереп утыртканнар

Ни сәбәпле?

Evening Standard / YouTubeEvening Standard / YouTube
Фото:Evening Standard / YouTube

Бөекбританиядә  склеродермия дигән авырудан җәфа чиккән  иргә берьюлы ике кул чугын күчереп утыртканнар.

48 яшьлек Стивен Галлахерда 13 ел элек аутоиммун авыру тапканнар, бу чир вакытында күзәнәкләр үтә дә күп коллаген бүлеп чыгару сәбәпле, кеше тәнендәге нормаль тукымалар  тыгыз тукымалар белән алмашына. Чир Стивенның борынында, авыз һәм кулларында чагыла. Берничә ел элек исә ирнең бармаклары үзеннән-үзе йодрыклана башлый, ул бик авыртына.

Тиз арада үсешкән склеродермия Галлахерны үзаллылыктан мәхрүм итә, ул нибары предметлар гына тота ала башлый, көч-хәл белән киенә. Аңа эштән китәргә туры килә. Бермәлне Стивенга табиб донордан алган чит кул чуклары күчереп утыртырга тәкъдим итә. Ул операциягә ризалаша. Психологик тестлар үтә, төрле анализлар тапшыра. Әзерлек этаплары тәмамлангач, Галлахерга операция ясыйлар. Стивен әле булса реабилитация үтә, әмма аның халәте акрынлап яхшыра. Көнкүрештә чит кеше ярдәме аңа көннән-көн азрак таләп ителә, киләчәктә ул янә эшкә урнашырга хыяллана.

Уйлап карасаң, дөньяда нинди генә чир-сырхаулар юк... Төрле авырулардан Ходай Тәгалә барчабызны да сакласын.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас