

Күп тапкырлар чабышларда җиңгән бияне, арытаба үрчетүдә кулланыр өчен 150 мең долларга (9,4 миллион сум) сатканнар. Тик, кызганычка каршы, бия айгыр булып чыккан.
6 яшьлек Кепт Тру кушаматлы бия чабышларда 5 тапкыр җиңгәч, уңышлы карьерасын тәмамлаган. Бу чабышлар ааның хуҗаларына 323,6 мең доллар (20,2 миллион сум) табыш китергән. Ахырда нәселле бияне Кинелэнд ат үрчетү предприятиесендә сатуга куйганнар.
Ат үрчетү заводы хуҗалары Мишель һәм Алекс Кроуфордлар, барлык конкурентларны да уздырып, бияне сатып алалар.Соңрак Кепт Труны нәсел китерә аламы-юкмы икәнлеген ачыклар өчен ветеринарга күрсәтәләр.
Гаҗәпләнгән ветеринар аның күкәйлекләре булмаганын ачыклый. Соңрак үткәрелгән җентекле тикшеренү нәтиҗәсендә малкайда сирәк очраучы генетик тайпылыш барлыгы ачыклана. Нәкъ бу тайпылыш аркасында ул хас та бия кебек, ә чынында аңардагы хромосомалар җыелмасы айгырныкы кебек.
Кроуфордлар сату-алу килешүен гамәлдән чыгаруны һәм айгыр өчен түләнгән акчаларны кайтаруны таләп иткәннәр, әмма атның элекке хуҗалары баш тарткан. Кроуфордлар аларны судка биргән.
Ат чабышлары җанатарларының бу вакыйгага исләре киткән. “Акылга сыймаслык бит бу. Мондый хәлләрне ишеткән юк иде”, – дип язганнар бу хәбәр астында. Икенче берәү: “Бия өчен бик матур кебек иде шул ул”, – дигән.
Чыганак: lenta.ru