Барлык яңалыклар

Бик зур мичкәләрдә ясалма ит җитештерә башлаячаклар

Кайда дип уйлыйсыз?

Hannah Beier / Reuters
Фото:Hannah Beier / Reuters

The Guardian хәбәр иткәнчә, Американың Good Meat компаниясе ясалма ит җитештерү өчен дөньяда иң зур биореакторлар төзергә җыена. Аларда елына 13 мең тоннадан артыграк күләмдә ясалма тавык һәм сыер ите үстереләчәк. Моның өчен терлекнең һәм кош-кортның күзәнәкләре эшкә җигелә – терлек чалу таләп ителмәячәк, дип яза Mail.ru.

Дөньяда ясалма ит булдыру буенча 170кә якын компания эшли. Әмма фәкать Good Meat компаниясе генә үз продуктларын сатуга тиешле органнардан рөхсәт алган. Компания 2020 елның декабрендә Сингапурда тавык ите җитештерә башлаган. Галимнәр фикеренчә, мөгезле эре терлек, кош-корт, башка терлек үстерү һәм чалу, метанның һавага чыгарылуы, урманнарга зыян салыну, су күп кулланылу сәбәпле, әйләнә-тирә мохиткә гаять зур йогынты ясый. Шуңа күрә алга киткән илләрнең климаты бозыла да инде, янәсе.
Good Meat вәкилләре әйтүенчә, хәзерге вакытта яңа 10 биореактор төзелә. Һәркайсы – 4әр катлы, 250 000шәр литр сыешлы галәмәт зур мичкәләр булачак бу.

АКШта объектны төзү өч ай эчендә төгәлләнергә тиеш. Биореакторлар 2024 елның азагында файдалануга тапшырылачак. 2026 елга җитештерү күләмен елына – 11,8 мең тоннага, 2030 елга – 13,7 мең тоннага җиткерү күздә тотыла.

Чыганак: "Ватаным Татарстан". 

Читайте нас: