

Альянс әгъзалары исә, “Русия агрессиясе” каршында бердәм булуларын күрсәтер өчен, яңа кандидатларның гаризаларын бердәм тавыш белән хуплап каршылады.
Тик бу ике ил шома гына НАТОга керә алырмы соң? Чөнки Әнкара булачак яңа әгъзаларның юлларына аркылы төште. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Хельсинки белән Стокгольмны көрд оешмаларына ярдәм күрсәтүдә гаепләде.
Билгеле булуынча, Әнкара көрдләрне террорчылар дип саный. Ул террорчыларга ярдәм күрсәтүчеләр берничек тә НАТО әгъзасы була алмый дигән карашта тора. “Көрдистан эшчеләр партиясе”нә һәм аларның Сүриядәге союздашлары “Демократик союз” партиясенә Швеция өзлексез корал озата. Алардан тыш, НАТОның кайсыбер әгъза-илләре дә көрдләргә актив ярдәмнәрен күрсәтә дип саный Әнкара. Шулай итеп Төркия, Швеция белән Финляндиягә генә түгел, НАТОның үзенә дә дәгъва белдерә.
Моннан тыш, Төркиянең альянска карата башка дәгъвалары да җыелган. Төркия бертуктаусыз санкцияләр астында изелә. Әгәр ил НАТО әгъзасы икән, ник әле аңа санкцияләр салына дигән сорауны куя Төркия. Мәсәлән, Русиядән С - 400 ракета комплексларын сатып алганы өчен Төркиягә санкцияләр салынган, шул ук вакытта шушы ук коралны сатып алган Һиндстанга карата санкцияләр кулланылмаган. Әлбәттә, үзенә карата булган мондый мөнәсәбәт Төркияне борчымыйча кала алмый. НАТО һәм АКШ үз карашларын үзгәртмичә торганда, шуңа охшаш кризисларны китереп чыгаруын дәвам итәчәген белдерде Төркия. Көрдләргә карата Көнбатышның үз мөнәсәбәтен яңадан карамый торып, Әнкара үз карашын үзгәртмәячәген белдерде. АКШ үзенең “Зур Көрдистан” проектыннан баш тармый торып, ә ул, Төркия фикеренчә, Якын Көнчыгышның 4 иле: Иран, Ирак, Сүрия, Төркиянең территориаль бөтенлегенә яный, проблема үзеннән-үзе эреп юкка чыкмаячак.
Санкцияләргә килгәндә, АКШның да, НАТОның да аларны кертергә бернинди законлы хокуклары юк дип саный Төркия. Моңа чик куярга вакыт ди ул. НАТО Төркиягә карата мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган үзенең нияиләрен ачык һәм каты итеп белдерде. Бу юлы Төркия үз сүзләреннән һич ваз кичмәячәк, дип белдерә Төркия сәяси экспертлары.
Төркия шундый каты дәгъваларын белдерә башласа, НАТО илләре Төркияне, шантаж кора дип, әгъзалыктан чыгарып атмасмы? Бу нисбәттә дә Әнкара үзенең шүрләп калмаячагын белдерә, “алар безгә караганда, без аларга кирәгрәк. НАТОда безнең армия зурлыгы буенча икенче урында тора һәм төрек Кораллы көчләре бай хәрби тәҗрибәгә ия. НАТО — хәрби альянс, аңа “мускуллы” булу әһәмиятлерәк”. Төркия шулай ук үз теләге белән НАТОда әгъзалыктан чыгарга да җыенмый.