

Кытай Тайбэйга һөҗүм итә калса, АКШ Тайваньга үз территориясен якларга ярдәм итәчәк, дигән Байден Япония премьер-министры Фумио Кисида белән бергә үткәргән матбугат киңәшмәсендә,.
Үз чиратында Кисида, Тайвань тирәсендә киеренкелек көчәйгән очракта, Япония үз оборонасын тагын да ныграк ныгытачак дигән. Билгеле ки, Япония Кытайга күптән теш каерый: кул Көнчыгыш-Кытай диңгезендә урнашкан бәхәсле Синкоку утрауларына басып кермәгәе дип хафалана. Бәхәсле утрауларны Япония үзенеке дип саный, Кытай белән Тайвань дә ул утрауларга дәгъва белдерәләр.
Байденның белдерү ясавы белән Кытай Халык Республикасы АКШка Тайвань мәсьәләсе буенча суз кузгатканда белдерүләрен уйлап һәм сак ясарга, “бер Кытай” принцибын сакларга кииңәш итте. “Тайвань - Кытайның аерып алгысыз өлеше”,— дип, дөньяның бер иленә дә Кытай эшләренә кысылырга юл куймаячагын белдерде.