Ашлык чыгаруга кем комачаулый?

Украина властьлары үз портларыннан дистәләрчә корабын чыгармый.

Ашлык чыгаруга кем комачаулый?Ашлык чыгаруга кем комачаулый?
Ашлык чыгаруга кем комачаулый?

Алар арасында ашлык төялгәннәре дә бар. Киев Русиянең корабларны гуманитар коридор аша чыгарырга кирәк дигән тәкъдименә ризалашмый, дип белдерде РФ чит ил эшләре министры Сергей Лавров.

         “Киев властьлары үз портларыннан, дөньяның төрле төбәкләренә ашлык илтергә тиешле дистәләрчә судноны, шул исәптә корабларны да, чыгармый. Алар хәтта порттан чыгу юлларына миналар куйганнар, бу исә корабларның юлын бикли”,—диде илче.

         Лавров белдерүенчә, Русия мөһим товарлар төялгән судноларны гуманитар коридорлар аша чыгарырга берничә кабат тәкъдим иткән, әмма Украина һәм Көнбатыш бу хезмәттәшлеккә ваемсыз булып калуын дәвам итә.

         Америка президенты Джо Байден Украинадан 20 миллион тонна ашлык чыгару өчен мөмкинлекләр эзләнүе турында белдерде. Байден әйтүенчә, Украинадагы хәл-вакыйгалар аркасында азык-төлек бәяләре үскән. АКШ президенты моны ашлык һәм кукурузны чит илләргә чыгаручы иң эре экспортерларының низаглашауы белән аңлата. “Украина саклагычларында 20 миллион тонна ашлык бар. Без аларны дөнья базарына чыгару ысулларын өйрәнәбез, шулай итеп бәяләр төшүенә ирешергә телибез”, — дигән Байден.

         Хәзер тагын бер ысул — Украина ашлыгын Польша аша чыгару турында фикер яңгыратыла. Польша премьер-министры Матеуш Моравецкий Украина ашлыгын экспортлауда Евросоюздан Варшавага ярдәм күрсәтүне сораган. Ул Польша бөтен дөньяга ярдәм күрсәтә алыр иде, тик логистика чыгымнарын Евросоюз үз өстенә алырга тиеш дигән фикердә. Русия исә украин ашлыгын Польша аша чыгаруда да комачаулык итмәячәген белдерде. “Русия һәрвакаыт ышанычлы ашлык экспортеры булды. Украина да ышанычлы ашлык экспортеры булды. Русия Украинага тимер юл аша да ашлык чыгарырга һич комачауламый. Польша ягыннан корал төялгән эшелоннар килә бит, шушы ук эшелоннарга ашлык төяп чыгарырга беркем комачауламый”, — диде РФ президентының матбугат-секретаре Дмитрий Песков.

         Көнбатыш, уйлана торгач, Украинадан ашлык чыгару эшен оештыруның тагын бер ысулын тапкан. Хәзер дөнья илләре коалициясе оештырып, бу эшен башкармакчы. Одессадан товар төялгән корабларны озата бару өчен хәрби корабларны җәлеп итмәкче. Тик моның өчен аңа АКШ рөхсәте кирәк. Шул ук вакытта ул Русия катнашлыгыннан башка да бу эшне ерып чыга алмаячакларын таный.

         БМО исә Украина ашлыгын, Русия продуктларын һәм ашламаларын дөнья базарларына чыгарырга чакырып, бар дөньяга чаң кага. Югыйсә, җир йөзендә 1,7 млрд. кешенең каза күрүе мөмкин.

Фото: russian.alibaba.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас