

Канаданың Британия Колумбиясе провинциясендә яшәүче яшь хатын София Саншайн әнисенең аның эротик эшкуарлыгына ярдәм итүен сөйләгән. Ягъни Софиянең әнисе аңа күкрәкләрен зурайту буенча операциягә акча түләгән.
Модель сүзләре буенча, ул OnlyFans (18 яшьтән өлкәннәр өчен эротик фото һәм видеолар сатып була торган контент) социаль челтәрендә эротик фотосурәтләрен сатып, баеган, подписчиклары игътибарын матур гәүдәсе белән җәлеп иткән. Әмма панкреатиттан соң ул нык ябыккан, нәтиҗәдә аның күкрәкләре дә бәләкәйләнгән. Бу җәһәттән Саншайнның керемнәре дә кимегән, ул депрессиягә бирешкән.
Яраткан эше белән шөгыльләнүен дәвам итсен дип, әнисе кызына күкрәкләрен зурайту операциясенә акча биргән. Сумнарда исәпләгәндә, операция бәясе 638 мең сум тирәсе тәшкил иткән. Күкрәкләрен зурайткан хатын күп тә үтми элеккечә күләмдә акча эшли башлаган.
“Әнием эшемне хуплый һәм акча эшләү рәвешем белән горурлана. Язылучыларым әниемнең мине хуплавына һәм ярдәм итүенә хәйран кала”, – ди Саншайн.
Яшь хатынның әнисе сүзләренчә, кызының эротик бизнес белән шөгыльләнүенә ул битараф. “Аңа булган бар теләгем – сәламәт һәм бәхетле булсын!” – ди әни кеше.
Чыганак: lenta.ru