Каты диетада утырып, кабак төсенә кергән

Шулай да була икән!

pxhere.compxhere.com
Фото:pxhere.com

АКШның Огайо штатында яшәүче 34 яшьлек сатучы-консультант, егете белән ташлашканнан соң, кыяфәтен үзгәртергә уйлап, каты диетага утырган. Алиша Шобе сүзләренчә, элекке егетенә үпкә һәм ачу тойгысы сәбәпле аңарда ябыгу турындагы уйлар барлыкка килгән. Максатына ирешер өчен ул ярты елга ярымфабрикатлар һәм әзер ризыклардан баш тарткан, рационына яшелчәләр керткән.

Шобе ахырда диетаның баланска китерелмәгәнлеген таныган, ул ешрак кабак измәсе һәм батат (бүлбеле яшелчә, еш кына “татлы бәрәңге” дип тә атыйлар) белән тукланган. “Бататны электән ярата идем, ул туклыклы, аны ашагач, татлы ризыклар ашыйсы килми. Әмма мин, чама хисен югалтып,  гел генә кабак измәсе һәм батат ашадым шул”, – ди ул.

Бераздан хатын тән тиресенең төсе үзгәрүен күрә. Тәүдә аның тән тиресе кояшта кызынган кебек булса,  4 айлык диетадан соң ул әфлисун төсенә керә. Шобе моңа бик борчылмый. Тик тирә-яктагылар гадәти булмаган үзгәрешләргә игътибар итә. Ул чакта хатын укытучы булып эшләгән. Беркөнне аның укучысы: “Сезнең бавырыгыз авыртамы әллә?” – дип сорый.

Теләгәнчә ябыккан хатын соңрак ризыкка булган мөнәсәбәтен үзгәрткән. Ул рационындагы  бататны киметкән, башка ризыклар да ашый башлаган, иң мөһиме – ул калорияләрне исәпләүдән туктаган. Әлбәттә, бу үзгәрешләр эзсез үтмәгән – Шобеның тән тиресе акрынлап элекке төсенә кайткан. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас