Әсирләрне суд каршына бастырырлармы?

Украинаның Мариуполь шәһәрендә урнашкан “Азовсталь” заводы территориясенә кереп бикләнгән “Азов” милли подразделениесе боевиклары һәм Украина хәрби хезмәткәрләре әсирлеккә бирелә башлады.

Әсирләрне суд каршына бастырырлармы?Әсирләрне суд каршына бастырырлармы?
Әсирләрне суд каршына бастырырлармы?

16 майда 265 боевик, аларның 51е авыр яралы, коралларын тапшырып, әсирлеккә төште.

Әсирләрне 10 автобуска утыртып, Донецк Халык Республикасы контроле астында булган Новоазовск дәваханәсенә илттеләр.

18 майда исә “Азовсталь”дән Украина хәрби көчләренең янә 785 сугышчысы әсирлеккә бирелде.

Украина президенты Владимир Зеленский “Азовсталь” заводы территориясендә булган украин солдатларының әсирлеккә төшүен раслады. Украина Кораллы Көчләре солдатларының әсирлеккә төшүен коткару операциясе дип атады һәм үзенең сугышчыларын Украина ягына әсирлеккә алынган Русия солдатларына алмаштырырга исәп тотуын белдерде. Үзебезнең хәрбиләрне ил территориясенә кайтару өчен кулдан килгәнчә тырышачакбыз, дип белдерде Киев. Тик аларның теләкләре тормышка ашармы? РФ Дәүләт Думасы хәрби әсирләрне алмашу идеясен хупламады һәм аларны судка бирергә чакырды. Дума спикеры Вячеслав Володин нацист җинаятьчеләрен алмаштырырга ярамый, аларны суд каршына бастырырга кирәк диде.

Русия Тикшерү комитеты исә “Азовсталь”дә яшеренеп яткан боевикларны тикшерәчәкләре турында белдерде. Комитет әсирлеккә төшкән хәрбиләрнең шәхесләрен ачыклаудан тыш, аларның гражданнарга карата җинаять кылуга катнашлыклары булу-булмавын да тикшерәчәк.

         Билгеле ки, Мариуполь өчен сугыш февраль ахырында башланган иде. 7 мартта Русия гаскәрләре һәм Донецк Халык Республикасы көчләре шәһәрне камауга алды. 21 апрельдә РФ оборона министры Сергей Шойгу Мариупольнең тулысынча азат ителүен, тик “Азовсталь” заводы территориясендә 2 меңнән артык боевик калуын хәбәр итте.  Русия президенты Владимир Путин Русия хәрбиләренең гомерен саклау мөһимлеген билгеләп, “Азовсталь”ны штурмлауны кире какты.

7 майда Русия Оборона министрлыгы БМО һәм халыкара Кызыл Хач комитеты булышлыгында комбинат территориясеннән тыныч тормышта яшәүче гражданнарның чыгуын хәбәр итте. Тик “Азовсталь”дән бөтен гражданнар да чыгып беткәнме — моны БМО төгәл әйтә алмады.

Фото: mk.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас