ОДКБ КИҢӘШМӘСЕНДӘ НИЛӘР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР?

16 майда Мәскәүдә Коллектив Хәвефсезлек Килешүе Оешмасының (ОДКБ) 20нче, ягъни юбилей, саммиты үтте.

ОДКБ КИҢӘШМӘСЕНДӘ НИЛӘР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР?ОДКБ КИҢӘШМӘСЕНДӘ НИЛӘР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР?
ОДКБ КИҢӘШМӘСЕНДӘ НИЛӘР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР?

Аның эшендә оешманың әгъза-дәүләтләре: Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Русия һәм Таҗикстан катнашты.

         Дөнья аренасында катлаулы хәлләр кайнавы, Украинадагы низаг, НАТОның активлашуы, аның Киевны туктаусыз рәвештә корал белән тәэмин итеп торуы лидерларның халыкара хәл-вакыйгалар буенча күзгә-күз карап фикер алышулары өчен җитди сәбәп булды, һичшиксез. Шулай да ОДКБның юбилее очрашуга бәйрәм рухын өрми калмады.

         Саммитның ачык өлешендә чыгыш ясаучылар ОДКБның мөһим ролен бердәм хупласалар да, барыбер дә ике лагерьга бүленми калмадылар. Владимир Путин белән Александр Лукашенко көнбатыш илләренең гамәлләренә, аларның бер полярлы дөнья тәртибен сакларга маташуларына ачыктан-ачык ризасызлыкларын белдерсәләр, башкалар Украина темасына  кермәскә, АКШ һәм аның союздашларына карата кискен фикерләр әйтүдән читләшергә тырыштылар кебек. Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан президентлары игътибарларын тәү чиратта Әфганстандагы тотрыксыз хәлләргә  һәм аннан килгән террористик янауларга юнәлттеләр.

         Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян ОДКБның үзенең эчендәге хәлләрнең гади булмавына игътибар итте. Ул 2020 елда Баку белән Ереван арасында киңкүләмле сугыш чыгуын исенә төшерде. Әйтүенчә, ул чакта Әрмәнстан ОДКБга йогынты ясау механизмнарын эшләтүне сорап мөрәҗәгать иткән.  “Әмма союздашларның реакциясе Ереванны бик шатландырмады”,—диде Пашинян. Ә менә Бишкәк белән Дүшәнбе ничә ел инде чик буен бүлешеп бетә алмыйлар. Шуның нәтиҗәсендә ике илнең чик буенда вакыт-вакыт атыш тавышлары яңгырый.

         Оешманың үз эчендә, әлбәттә, ниндидер проблемалар бар, шулай булуга карамастан, ОДКБның генсекретаре Станислав Зась әйткәнчә, әгъза-илләр арасындагы мөнәсәбәткә беркем дә чөй кага алмаячак. Ул ОДКБның кризиска каршы җавап бирү системасын яхшырту өстендә эшләвен җиткерде. Әйткәндәй, ОДКБ үзенең нәтиҗәле эшчәнлеген Казахстандагы хәл-вакыйгаларны көйләүдә күрсәтте дә инде.

         ОДКБга янаулар турында Русия президенты Владимир Путин җентекле сөйләде. “Без советлар чорыннан соңгы киңлекләрдә АКШның хәрби-биологик активлыгы хакында күптән чаң кагабыз,—диде ул.—Билгеле булуынча, Украинада дистәләрчә махсус биолаборатория ясалган һәм алар медицина ярдәме күрсәтүгә тәгаенләнмәгәннәр. Аларның төп бурычы — биологик материаллар җыю, вирус һәм куркыныч чирләр тарату спецификасын өйрәнү”.

         Украинадагы масхус операция барышында документаль дәлилләр алынган. Анда биологик корал компонентлары гына түгел, советлар чорыннан соңгы илләрдә эпидемиолик хәлләрне тотрыксызландыру ысуллары каралган. Украина кризисы турында әйткәндә, Путин күрше илдә неонацизм котырынуын, ә көнбатыш илләрнең моңа күз йомуларын билгеләде.

         Путин АКШны НАТОны киңәйтергә тырышуда гаепләде.  Вашингтон НАТОны тышкы коралы итеп файдалана, диде. Әйткәндәй, бу атнада Русиянең төньяк ут күршеләре Финляндия белән Швециянең НАТОга керергә гариза язулары билгеле булды. Моңа кадәр Русиянең бу дәүләтләр белән һичнинди проблемалары булмады. “Шуңа карамастан бу илләр территорияләрендә НАТОның хәрби инфраструктурасы пәйда була калса, Мәскәү җавапсыз кала алмаячак. Җавапның нинди булуы янауларның нинди булуына бәйле”,— диде Владимир Путин.

         Александр Лукашенко Көнбатыш илләре гибрид сугыш чыгара дип саный. Соңгы елларда ОДКБ илләренең һәркайсында “төсле” революция булды яисә була язды дип билгеләде.

         Владимир Путин дөнья лидерларының һәркайсы белән аерым-аерым да фикер алышты.

фОТО: csn-tv.ru

        

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас