Казан кунаклар җыйды

Казанда бу көннәрдә, ягъни 19—21 майда, “Русия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2022” халыкара икътисади саммиты эшли.

Казан кунаклар җыйдыКазан кунаклар җыйды
Казан кунаклар җыйды

Аның эшендә  дөньяның 55 иленнән һәм Русиянең 42 төбәгеннән 5 меңнән артык кеше катнаша. Быел KazanSummit Идел буе Булгарының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышлана.

Саммит RussiaHalalExpo-2022 традицион күргәзмәсе белән ачылды. Быел аның мәйданы былтыргыга караганда икеләтә, 10 мең квадрат метрга кадәр, зуррак. Күргәзмәдә дистәләрчә илләрнең экспонентлары катнаша.

Саммитның төп темасы — халәл ризык куллану икътисады, ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустрия, яшьләр дипломатиясе, экспортны үстерү, малтабарлык һәм инвестицияләр. Саммит мәйданында йөзгә якын секция эшли, бихисип мастер-класслар бара.

Русия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының халыкара икътисади саммиты беренче тапкыр Казанда 2009 елда үтте һәм шул вакыттан алып ул аның төп мәйданы булып санала.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас