

18 майда Финляндия белән Швеция НАТОга керү турында рәсми гариза бирделәр. Бу исә НАТО чикләренең тагын да ныграк киңәюе, бу илләр территорияләрендә аның атом кораллары пәйда булу ихтималлыгын көчәйтә. Бу җәһәттән Финляндия премьер-министры Санна МАРИН фикерен белдерде: “НАТОга кергәннән соң Финляндиядә атом-төш коралын урнаштыру мәсьәләсе тормый. Әлеге вакытта бу тема буенча сүз кузгатылмый. Барысы да безнең милли карарларыбыздан тора. Әгәр үзебез теләмәсәк, бездә берәү дә үзенең базасын яисә атом-төш коралын урнаштыра алмаячак. НАТОга керү — ул сугыш игълан итү түгел, ә тынычлык акты”.
Ярый ла шулай булса...