

Әлеге вакытта властьлар бу механизмны әзерләү белән мәшгуль икән.
23 мартта талиблар урта һәм югары классларда укучы кызларга мәктәпкә укырга йөрүне тыйган булганнар. Моңа мәктәп формасының шәригать кануннарына туры килмәве сәбәпче булган. Ил властьлары әгәр 7нче класстан алып 12нче класска кадәр кыз балалар формасы шәригать кануннарына, милли традицияләргә һәм мәдәнияткә яраклаштырылса, талиблар алар өчен мәктәп ишекләрен ачарга вәгъдә иткәннәр.
Күптән түгел әфган хатын-кызларына университетларда укырга рөхсәт иткәннәр иде. Тик алар ислам дине кушканча киенергә, “милли һәм тарихи кыйммәтләрне яклар өчен” ир-егетләрдән аерым төркемнәрдә белем алырга тиешләр.