Сыерлар өч кешегә ташланган

Сөтлебикәләр нишләп азган? Хуҗалары кая караган?

Сыерлар өч кешегә ташланганСыерлар өч кешегә ташланган
Сыерлар өч кешегә ташланган

 Кемерово өлкәсенең Мыски  шәһәрендә  өч сыер ике балалы хатынга ташланган. Вакыйганың видеосын  урындагы “ВКонтакте” төркемендә бастырып чыгарганнар. Кадрлардан сөтлебикәләрнең хатынны торак йорт тирәсендә уратып алулары күренә. Сыерларның берсе хатынга тоягы белән суккалый һәм сөзәргә маташа. Шул ук вакытта хатынга якындагы кешеләр ярдәм итәргә тели, сыерлар аларга да үрелә. Видеоязмада кычкырган тавышлар да ишетелә.

“Комсомолка” язуынча, сыерлар һөҗүменнән өч кеше каза күргән – 4 һәм 16 яшьлек балалар һәм аларның 64 яшьлек картәниләре. 4 яшьлек бала дәваханәгә эләккән. Мысковский шәһәр округы башлыгы Евгений Тимофеев сөйләвенчә, язын ел саен шушы вакытта эре мөгезле маллар урамнар, парклар, скверларда үзаллы йөриләр. Алар клумбаларны җимерә һәм яшь агачларны таптый. Е.Тимофеев сүзләре буенча, моңа кадәр сыерлар кешеләргә һөҗүм итмәгән.

Бу хәлдән соң урамнарда үзаллы йөргән сыерларны тотарга дигән карарга килгәннәр. 

Чыганак: lenta.ru

Фото: kemerovo.bezformata.com

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас