

Бразилиядә яшәүче манекенщик Артур О'Урсо берьюлы 9 хатын белән рәсми булмаган никахта яшәгән.
Артур О'Урсо һәм аның беренче хатыны Луана Казаки Бразилиядә – ир белән хатынның гадәти никахта яшәвенә, ягъни моногамиягә каршы гаилә пары. Ирекле мөнәсәбәтләргә риза булып, Казаки иренә тагы да 8 хатынга өйләнергә рөхсәтен биргән. Моның өчен иргә Сан-Паулуның католик чиркәвендә аларның һәрберсе белән дини никахка керергә туры килгән. Бразилиядә күп хатынлылык закон тарафыннан тыелган, шуңа да бу никах юридик көче булмаган.
Күптән түгел бер хатын ирен башкалар белән бүлешәсе килмәвен белдерә һәм арытаба мондый мөнәсәбәтләрдә калырга риза түгелмен, ди. Күп хатынлы ир, әлбәттә, бу сүзләрне ишетеп кәефе кырыла. Тәүдә ул киткән хатыны урынына ике яңа хатын алырга ниятләгән, әмма күп тә үтми кире уйлаган. Кинәт кенә ул әти буласым килә, дип белдергән.
Манекенщик сүзләре буенча, калган 8 хатынының кайсы бәби табуы аңа мөһим түгел. Аларның кайсыберләре йөклелеккә әзер, кемнәрдер – юк. “Беренче бала тугач та, калган хатыннарым да аны күреп, һичшиксез шундый хис-тойгылар кичерергә теләячәк”, – дип уйлый О'Урсо.
Ир шуны да өсти, кайсы хатыны бала табуга карамастан, бәбине барысы да үстерешәчәк.
Чыганак: Lenta.
Фото: Pixabay