

“Макдоналдс”ның тулысынча Русиядән китүе – русиялеләргә карата дошманнарча караштан гыйбарәт хыянәт, ди билгеле рәссам Никас Сафроновның улы, 250 килограмм авырлыктагы Лука Сафронов-Затравкин.
Аның фикеренчә, кешеләрдә горурлык һәм шәхси абруй хисе сакланырга тиеш.
Пианист, рестораннар челтәре ябылуга каршылык белдереп, горурлык хисенә каршы барганчы һәм көнбатыш компанияләре китүенә борчылганчы чи бәрәңге ашау яхшырак, ди ул.
“Руслар өчен шәхси абруй хисен бернәрсә дә алмаштыра алмый. Бу кешеләргә кул сузып барганчы, безнең ачтан үлүебез яхшырак та булыр. Пычрак чүпрәк атучыларга кул сузганчы, без бәрәңгене казып алып, аны кабыгы белән чи килеш ашаячакбыз, һәм күпкә бәхетлерәк булачакбыз”, – ди Лука Затравкин.
Музыкант “Макдоналдс”ның 1990 елда ул тууга 9 ай кала барлыкка килүен искә төшерә. Анда русиялеләр азат тормышка катнашлыгы булуларына үз ирке белән түләргә әзер булган (тогда россияне готовы были добровольно платить за причастность к свободному миру). Хәзер исә, пианист сүзләре буенча, “океан арты явызлары” Русия гражданнарын бу тойгыдан мәхрүм итә.
“Безне кол, икенче сорт кешеләре итеп санау тойгысыннан без коточкыч стресс кичердек”, – дип тузына ул.
Көләселәр килә... Март аенда “Макдоналдс” Русия базарыннан китүен игълан иткәч, шушы Лука Затравкин, моңа каршылык белдереп, үзен әлеге ресторан ишегенә богаулап куйган иде. Бүген әнә икенче төрле сөйли...
Чыганак: lenta.ru