Улы белән киленен судка биргәннәр

Һиндстанда бер кызык хәл булган...

Улыны белән киленен судка биргәннәрУлыны белән киленен судка биргәннәр
Улыны белән киленен судка биргәннәр

Һиндстанда бер кызык хәл булган: әтисе белән әнисе уллары белән киленен... оныклары булмаган өчен судка биргән.

Санджив һәм Садхана Пасадлар сөйләвенчә, алар улларын өйләндерер өчен бөтен җыйган акчаларын туздырып бетәләр. Азмы, күпме, 80 мең доллар... Алар алты ел онык көтәләр һәм көтеп алалмагач улларын судка бирәләр. “Безгә бер ел эчендә я онык алып кайтсыннар, я 65 мең доллар күләмендә әхлакый зыян түләсен", - дигәннәр алар гаризада. Судлары май азагына планлаштырылган.

Улы белән килене бу хәлгә бер нинди дә аңлатма бирмәгәннәр.

Чыганак: tatpressa.ru

commons.wikimedia.org

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас