

Бөекбритания королевасы Елизавета II йөзле Барби юбилей курчаклары өч секундта сатылып беткән.
Коллекцияле курчак сыннары бәясе 7,5 мең сумга якын торган. Алыпсаталарлар исә аны хәзер ким дигәндә икеләтә арттырып сата. Барби җитештерүчесе Mattel компаниясе киләчәктә бу курчакларның тагы бер партиясе барлыкка килергә мөмкин дип белдерде.
Британия монархиясе башлыгын гәүдәләндерүче почетлы курчак сыны королеваның тәхеттә утыруына 70 ел тулуга багышланган. Барысы шуны әйтә: фил сөяге төсендәге, орденнар белән бизәлгән зәңгәр тасмалы матур күлмәк кидерелгән курчак королевага бик охшаган.
Бөекбритания королевасы үзенең платина юбилеен быел 2 июньдә билгелиячәк.
Чыганак: lenta.ru
Фото: sputnik.by