Барлык яңалыклар

Янган машинадан чыгарга булышкан

Кемдер шундый хәлгә очраса, бәлки, тизрәк видео төшерергә ашыгыр иде...

newsae.ru
Фото:newsae.ru

Чиләбедә “Яндекс Еда” курьеры ут капкан автомобильдән балалы гаиләне коткарган. Авария моменты һәм егетнең ярдәмгә ашыгуы видеога эләккән. Аны “Подъем” басмасы бастырып чыгарган.

Кадрлардан бер машинаның икенчесенә бәрелеп, тротуарга  килеп менүе күренә. Шул ук мизгелдә  машинага ут каба. Янәшәдә велосипедта узып баручы курьер шунда ук ярдәмгә ташлана. Ул  яна башлаган  машинадан пассажирларга чыгарга  булыша.

“Батырлыгы һәм ярдәмчеллеге өчен безнең хезмәт курьерына рәхмәтләребезне җиткерәбез,  бүләкләү өчен  аны мотлак табачакбыз”, – диләр “Яндекс Еда” хезмәтендә.

Шундый хәбәрләрне укыгач, күңелләр җилкенеп китә. Бигүк битараф түгелбез әле без, Аллаһка шөкер. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в