Барлык яңалыклар

Салонда чәч үстерергә уйлаган...

Әмма башындагы чәчләре арту  белән проблемалары да арткан.

courseburg.ru
Фото:courseburg.ru

Мәскәү өлкәсендә яшәүче хатын-кыз матурлык салонына барып чәч үстерткән һәм шуннан соң аның башының бер өлеше тазга әйләнгән. 

Чәч үстерткәч үк, бу хатынның проблемалары башлана, ул үз хисабына дәвалана. Хәзер әлеге салон хезмәткәрләре бу хатын белән бөтенләй аралашмый. 

"Миңа 160 грамм чәч үстерергә тиешләр иде. Чәчләр укмашып бетте, мин аларны тарый да алмадым. Амбулатор картама "аллергик дерматит" дип язылган", - дип сөйли зыян күрүче Яна.

Чәч үстерүче мастер эшен тиз бетерәсе килгәндер, шуңа күрә ул технологияне бозгандыр, дип фаразлый Яна. Мастер капсулаларны дезинфекцияләмәгән, чәчнең авырлыгын үлчәмәгән булуы ихтимал, ди.

"Башта акчаны кайтармакчы, я эшне кабат дөресләп эшләтмәкче идем. Ләкин башымдагы себореяне күргәч, мин яңадан эшләтмим", - ди Яна.

Яна башындагы капсулаларны алып, ике атна антибиотик эчкән. "Анда фолликулалар тулысынча үлә, фиброз барлыкка килә. Бернинди дәвалау да чәчләрне кабат барлыкка китерә алмый", - ди дерматовенеролог, табиб-трихолог Юлия Нагайцева.

Салон хуҗалары исә Янаның сүзләренә колак салмый, шалтыратуга җавап бирми. Әткәндәй, РЕН ТВ журналистлары шул салонга барган. Алар шул мастерга алдан язылып, чәч үстертергә дип килгән. Мастер, камералар күргәч, югалып кала. Аннары сорауларга җавап бирергә риза була.

"Ул чәчен буяган, бөдрәләткән, каядыр барган. Аннары биш көн узгач, аңа салонга килергә, чәчкә ботокс ясарга киңәш иттек. Ул берни дә кирәкми диде, акчаны кайтаруны сорады", - ди мастер.

Аның сүзләренчә, Яна белән уртак телгән судта гына килеп булачак. "Без сиңа җавап бирмибез, мин синең белән талашмыйм. Нидер хәл итәсең килсә, суд аша хәл итәбез", - ди мастер.

Салонда Янадан гафу да үтенмиләр. Ике як та судка барырга җыена, диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: "Интертат"

Читайте нас в