Барлык яңалыклар

Телефон аша ашарга пешерергә өйрәнгән

Үсмер югалып калмаган, афәрин!

Кытайның Куньшань өязендә яшәүче  13 яшьлек малай йортта 66 көн ялгызы көн күргән. Шул вакыт эчендә ул телефон аша ашарга пешерергә өйрәнгән.

13 яшьлек малайның әниләре дәваланыр өчен Шанхайга киткән һәм ковид-19 сәбәпле ике ай дәвамында кайта алмый яткан. Үсмер йортта маэмай һәм мәче белән калган булган.

Көннәрдән-беркөнне үсмер ярымфабрикатлар ашап туя һәм әнисеннән телефон аша ашарга пешерергә өйрәтүен үтенә. Йорт хайваннары һәм уллары ябыгып беткәндер инде дип хафаланган ата-ана кайту белән ни күрсен: 66 көн эчендә алар хәтта тулыланып киткәннәр.  

Әти-әнисе өйдә булмаганда үсмер мәче бәдрәфен тазарткан, маэмай белән тышта йөргән һәм аларны даими юындырып торган. Малай үзен кайгыртып, һәм йорт хайваннарын караса да, бу вакыт эчендә өй коточкыч тузган. “Кайткач, өйдә аяк басар урын да юк, бар җирдә әйберләр аунап ята иде”, – ди әни кеше. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в