Барлык яңалыклар

Көтмәгәндә тәкъдим ясаган

Җиңү көнендә...

kuban.kp.ru
Фото:kuban.kp.ru

Җиңү көне... Бу бәйрәмгә бездә битараф кеше юк. Мәскәүдәге Кызыл мәйданда узган парадны күрер өчен дә илебезнең миллионлаган халкы, бар эшен читкә куеп, зәңгәр экраннар алдына җыела. Бу вакытта парадта катнашучылар да  дулкынлану кичерә. Ә менә парадта катнашучы  Кубань казагы Олег Мельчуков икеләтә дулкынлану хисләре кичергән. Ул бу көнне сөйгәненә тәкъдим ясарга булган. Егетенең парадта үтүен карарга дип  дип Олегның сөйгәне Анастасия  да килгән. –Мин барын да алдан уйладым. Мәскәүгә килгәнче үк йөзек алдым. Бу моментны мәңгеләштерәсем килде. Шуңа Настяны фотога төшәргә чакырдым. Дусларым ниятемне белә иде, – ди егет. Хәзер Олегның хезмәттәшләре төшергән видео гаилә коллекциясен тулыландырып торачак. Кадрлардан күренүенчә, Олег белән Настя фотога төшә. Настя читкә караган арада Олег, кесәсеннән йөзекне чыгара да,  иелеп, сөйгәненең колагына нидер әйтә, шунда ук алдына тезләнә... –Тәүдә ул югалып калгандыр, әлбәттә, әмма җавабын озакка сузмады: “Әйе!” – дип ризалыгын белдерде, – ди Олег. – Туйны озакка калдырмыйбыз, бераз акча җыйгач та, өйләнешәчәкбез. 

Чыганак: kuban.kp.ru

Көтмәгәндә тәкъдим ясаган
Көтмәгәндә тәкъдим ясаган
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в