Барлык яңалыклар

Берьюлы өч хатынга өйләнгән

Ай-һай, дәртле икән!

Кадр: T News Telugu / YouTube
Фото:Кадр: T News Telugu / YouTube

Һиндстанның Мадхья-Прадеш штатында яшәүче ир өч кәләш белән берьюлы туй уйнаган. Өйләнешер алдыннан алар 15 еллап бергә яшәгән, ди. Берьюлы өч сөйгәненә өйләнгән 42 яшьлек Самрата Мурьяның туй тантанасында 6 балалары да булган. Төбәк гореф-гадәтләренә ярашлы, туйөч көн дәвам иткән. Иң кече хатынга – 30, иң өлкәненә 35 яшь булган.

Һиндстанда күп хатынлылык рәсми рәвештә тыелса да, кайсыбер авылларда ир-атлар һаман да ике яисә аннан да артыграк хатыннар белән никахка керә. Кәләшләрнең берсе белән Мурья 2003 елда ук ярәшкән булган.

Өйләнешкән яшьләр сүзләре буенча, алар үзләре яшәгән общинада гаилә буларак танылыр һәм төрле дини чараларда гыйбадәтханәләргә йөри алыр  өчен туй хакында карар кабул иткән. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в