Барлык яңалыклар

Галәм киңәяме, әллә тараямы?

Галәм кайчанга кадәр киңәячәк һәм кайчан тарая башлаячак?

interesnosti.com Галәм киңәяме, әллә тараямы?
Галәм киңәяме, әллә тараямы?Фото:  interesnosti.com

Американың өч астрофизигы Галәм озакламый тарая башлаячак, ягъни бөтенләй бетәчәк дип фаразлаган.

Бу яңа этап 100 миллион елдан башланырга мөмкин, диләр алар. Алар бу турыда мәкалә язып PNAS журналында бастырып чыгарган.

Соңгы елларда тикшеренүчеләр Галәмнең киңәюен күрә: объектлар бер-берсеннән югары тизлек белән ерагайганнан-ерагая. Бу киңәю 65 миллион елдан туктап, 100 миллион ел үтүгә кире тарая башлаячак, дип фаразлаганнар.

Кош юлы галактикасы секундына 500 метрга зурая, диләр белгечләр. Ул бит елына 15 миллиард чакрым дигән сүз. Шул ук вакытта башка галактикалар да тик тормый, зураялар. Читтән күзәтеп торучы өчен бу зур зураю түгел, аның зураюы да миллиард еллар үткәч кенә сизеләчәк, диләр. Ул вакытта инде безнең галактика Андремеда томанлыгы составына кергән булачак.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас в