Барлык яңалыклар

Европага ачлык яныймы?

Һиндстанда моңа кадәр булмаган аномаль эсселек хөкем сөрә: кайбер районнарда ул 60 градуска кадәр җитә. Аномаль эсселек аркасында басулардагы уңыш көя, мондый шартларда анда эшләве дә мөмкин түгел.

russian.rt.com Европага ачлык яныймы?
Европага ачлык яныймы?Фото:  russian.rt.com

Һиндстанда моңа кадәр булмаган аномаль эсселек хөкем сөрә: кайбер районнарда ул 60 градуска кадәр җитә. Ахмадабада йортсыз, җирсез кешеләргә, яшәүчеләргә аз гына булса да ярдәме тимәсме дип,боз тарата башлаганнар.

Югары һава температурасы урманнарда, чүплекләрдә янгын кабынуга сәбәп булып тора.

Ил җитәкчеләрен эсселекнең халыкның сәламәтлегенә йогынты ясавы ковидның яңа дулкынына караганда да ныграк борчый, дип яза “Известия” гәзите. Көн саен хастаханәләргә меңләгән кеше китерелә, алар арасында балалар бик күп.

Метереологлар быелгы март аен соңгы 122 елда иң эссесе булды дип белдергәннәр. Апрель аенда исә температура тагын да ныграк күтәрелгән.

Аномаль эсселек аркасында басулардагы уңыш көя, мондый шартларда анда эшләве дә мөмкин түгел. Һиндстан, Кытайдан кала, дөньяга бодай экспортлаучы икенче ил булып тора. Русия бодаеннан баш тарткан Европа илләре аны Һиндстаннан алабыз дип өметләнеп тора иде. Табигать үзенекен итте, хәзер аларда ипигә хаклар артуы һәм хәтта дефицит та булуы мөмкин әле.

Аномаль эсселек июнь аенда гына бетәчәк, дип фаразлыйлар.

Чыганак: ZOMBIELAND 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас в