Барлык яңалыклар

Җеназа вакытында мәрхүмә табут капкачын шакыган

Әстагъфирулла!

versia.ru
Фото:versia.ru

Перуның Ламбаек шәһәрендә  авариядән соң һәлак булган дип танылган хатын аңына килгән һәм җирләгән вакытта табут капкачына шакый башлаган.  

36 яшьлек Роза Исабель Сеспеде Кайака туган тиешле ир һәм 3 бала белән юл һәлакәтенә тарыган. Нәтиҗәдә ир һәлак булган, балаларны авыр хәлдә дәваханәгә озатканнар. Хатынның үзен дә дәваханәгә илткәннәр һәм анда үлемен раслаганнар. Җеназа вакытында Кайака һушына килгән һәм аны ябык табутта алып баруларын сизгән. Үзенең исән икәнлеген белдерер өчендер, ул табут капкачын шакый. Туганнары, шакыган тавышны ишетеп, табут капкчын ачып җибәрә. Анда – күзләрен шардай ачкан Роза Исабель. “Ул күзләрен ачкан иде, йөзендә тир бөрчекләре ялтырый иде”, – дип сөйли зират караучысы Хуан Сегундо Кахо.

Ахырда хатынны тиз арада дәваханәгә илтәләр һәм анда аппаратларга тоташтыралар. Табиблар хатынның исән булу билгеләре бар, әмма сизелер-сизелмәс кенә, ди. Ясалма сулыш алу аппаратына тоташтыргач, аның хәле бераз яхшыра, әмма бераздан янә начарая. Берничә сәгатьтән ул үлә.

Кайакиның туганнарының табиблар ялгышуына – исән кешене моргка озатуларына – ачулары килгән. Мөгаен, алар кома халәтен ачыклый алмаганнардыр дигән шик тә бар. Тикшерү алып баручы полиция хезмәткәрләре  табиблар үз эшенә салкын караганмы-юкмы икәнен ачыкларга бурычлы. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: