Барлык яңалыклар

Аңламассың бу японнарны

Көнбатыш Русиягә басым ясаганда, Япония дә үз мәнфәгатен кайгыртып калырга өметләнә...

Аңламассың бу японнарны
Аңламассың бу японнарны

Япония белән Русия арасында киеренкелек артканнан-арта. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң әлегә кадәр Мәскәү белән Токио арасында тынычлык турындагы килешүгә кул куелмаган. Курил утрауларының көньяк өлеше тирәсендәге хәл ителмәгән территориаль бәхәс кул куюга төп киртә булып тора.  Япония ягы Курил утраулары турындагы мәсьәләне Русия белән сөйләшүләр алып бару юлы белән хәл итәргә вәгъдә иткән иде.

Соңгы арада ике ил арасында санкцияләр сугышы башланды. Көнбатыш Русиягә басым ясаганда, Япония дә үз мәнфәгатен кайгыртып калырга өметләнә, Курил утрауларын кабат-кабат искә төшереп, киерәнкелекне арттыра. Көч белән хәл итеп булмасын аңлап, Көнбатышка ияреп, Япония дә бүген санкцияләр кабул итә.

Шул ук вакытта үзләре “Русия санкцияләре бер кысаларга да сыймый”, -  дип белдерәләр. Япониянең премьер-министры Фумио Кисида һәм Оборона министры Нобуо Киси Япония белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрнең бүгенге хәлендә Русияне гаепләгәннәр.

Күптән түгел Русия Чит илләр эшләре министрлыгы японнарга каршы санкцияләр игълан итте: илнең премьер-министры Нобуо Киси,  Чит ил эшләре министры Есимаса Хаяси, Оборона министры Нобуо Киси һәм тагын 60 кеше Русиягә керә алмаячак.

Безгә кадәр японнар үзләре Украина белән барган махсус операция аркасында Русиягә каршы санкцияләр игълан иткәннәр иде. Русияне сәүдә өлкәсеннән алып ташладылар: Русиягә читтән 300 ләп товар кертелми, 38 товарны экспортка чыгара алмыйбыз. 12 апрельда Япония 398 русиялене һәм 28 оешманы кара исемлеккә керткән иде. Шуның өстәвенә, 12 майдан Саклык банкы белән Альфа-банктагы акчаларны “туңдырып” куярга карар итте.

Русиянең дипломатик ведомствосында әйтүләренчә, Япония хакимияте Русиягә каршы сәясәт алып бара, алар авызыннан безнең илгә карата турыдан-туры янаулар һәм нахак сүзләр яңгырый. Үзләре шундый дошманлык сәясәте алып баралар, үзләре Русия белән мөнәсәбәтләрне бозмый дустанә бәйләнешләрне саклап калырга тырышалар. Аңламассың аларны...

Чыганак: news.mail.ru 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас в