Ресторанда кайчандыр эшләп киткән Николь Вайзер шикәрле чәйне иң зыянлы эчемлек дип саный.
Вайзер сөйләвенчә, ул фастфуд-ресторанда өч ел эшләгән. Ресторанда, гадәттә, чәй тутырылган 15 литрлы ике савыт булган. Берсе – шикәрле, икенчесе – шикәрсез. Тәүге вакытларда хатын шикәрле чәй эчәргә яраткан. Әмма бермәлне ул бу чәйне ничек әзерләүләрен күрә һәм шул вакыттан алып аны эчмәс була.
Һәр 15 литр чәйгә 2 килограмм шикәр салуларын күргәч, хатынның исе киткән. “Моннан соң биредә әзерләгән татлы чәйне эчми башладым. Коточкыч күп шикәр салалар бит!” – дигән Вайзер.
Бу хәбәр астындагы комментарийларда кешеләр Вайзерга дөресен сөйләгәне өчен рәхмәт сүзләре язганнар. Кайберәүләр татлы чәйне шикәрсез чәй белән кушып эчәргә тәкъдим иткәннәр. Артык шикәр кулланмас өчен кафе-рестораннарда гел су эчәргә кирәк диючеләр дә булган.
Чыганак: lenta.ru