Волгоград өлкәсенең Камышин шәһәрендә полиция хезмәткәрләре 11 яшьлек малайны социаль челтәрләрдә “Русия армиясен дискредитацияләгән” язмалар урнаштырганы өчен профилактик исәпкә куйганар. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының Камышин бүлегенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә белгече Марина Агаркова белдерә.
Ханым аңлатуынча, малайның бу постларын 14-22 апрельдә Камышинда узган “Твой выбор” профлактика чарасы кысаларында ачыклаганнар.
Үзенең постларында малайның Русия Коралланган көчләре турында нәрсәләр язуын Агаркова ачыклап тормаган. Полиция хезмәткәрләре белдерүенчә, Камышин районында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлектә җәмгыятькә каршы карашлары булган 20 үсмер профилактик исәптә тора.
Дөрес тә. Бала гына кешегә әллә булган, әллә булмаган вакыйгаларга кешеләрне ышандырырга тырышырга, үз күзләрең белән күрмәгән хәлләр турындагы язмаларга репостлар ясау кирәкме икән? Бәлки, бу караш, бу кәеф күп тә үтми үзгәрер, әмма полициядә исәптә тору биографияне шактый елларга бозып куюы бар...
Чыганак: lenta.ru