Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 апрель 2022, 15:34

Педагог укучының телефонын тартып алган

Һәм бер атна буена аны кайтармаган.

shefinds.com
Фото:shefinds.com

Reddit  (социаль челтәр һәм форумны берләштерүче сайт) форумында теркәлүче әни кеше сөйләвенчә, укытучы аның кызының айфонын тартып алган һәм бер атна буе аны бирмәгән,  үзе кулланган.

Хатын язуынча, аның кызы Ханна көн саен укытучыдан телефонын бирүне үтенгән, әмма укытучы баш тарткан.  Аптыраган ана телефонны кайтаруны сорап, электрон хат язган. Әмма җавап алмаган. Түземлеге беткән хатын мәктәпкә барган. “Педагогка әйтәсе сүзләремнең  укучылары алдында әйттем. Ул каршы килмәде, кабинетыннан телефонны китереп бирде”, – ди ана.

Укучы кыз айфонын кулына алгач, укытучының аны үз хисаплы язмасына  (учетная запись) тоташтыруын ачыклаган, җитмәсә,  яңа номерлар саклаган. Экранын да ваткан.

Кыз баланың әнисе форумда мәктәп директорына мөрәҗәгать итеп, укытучыдан телефон экраны өчен түләтмәкчемен дип язган. Әмма хатынның ире моңа каршы икән. Аның фикеренчә, бу хәлдән соң укытучы укучы балага ачу сакларга һәм үч итәргә мөмкин...

Кемдер, бәлки, укучылар мәктәпкә айфоннар йөртмәсеннәр,  бала үзе гаепле диючеләр дә булыр.  Тик барыбер укытучының  чит кеше әйберенә үрелүе, аны куллануы гаҗәпкә сала... 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в