Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 апрель 2022, 13:21

Үлем тырнагыннан алып калган

Аллага шөкер!

Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Вьетнамда ана кешенең яшен тизлегендәге реакциясе баласын үлемнән коткарырга булышкан. Вакыйганың видеосына Times of India басмасы игътибар иткән.

Вьетнамның Намдинь провинциясендә төшерелгән бу видеоязмадан күренүенчә, ана белән бала мотоциклның арткы утыргычында китеп баралар. Кинәт кенә хәрәкәт вакытында мотоцикл юл уңаеннан китеп баручы машинага тиеп китә. Аның  пассажирлары  юлга чыгып оча, бала каршы килүче йөк машинасы тәгәрмәчләре астына барып керә диярлек. Соңгы секундта ана баланы сөйрәп диярлек ала һәм гомерен коткара.

Юл-транспорт вакыйгасында каза күрүчеләр җиңелчә җәрәхәтләнгән. Әлеге видеоролик вируслы булып киткән һәм 5 миллионнан артык караулар җыйган. 

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в