Француз фермерлары хөкүмәт бинасы алдына тирес китереп бушатканнар. Бу адымга алар, чималга хаклар артуына каршылык белдереп, барган. Вакыйга урыныннан кадрлар YouTube-та бастырылган. Видеоязмалар илнең көньягында урнашкан По шәһәрендә төшерелгән.
Каршылык акцияләре кичә, 28 апрельдә, үткән. Фермерлар шәһәр үзәгеннән үткәннәр һәм префектура алдында тирес бушатып, тәмамлаганнар. Җирле хөкүмәт бинасы алдында берничә йөз кеше җыелган.
27 апрельдә Суржи муниципалитеты халкы белән очрашуда Франция президенты Эммануэль Макронга помидорлар атканнар. Кадрларга караганда, Макрон халык арасында тән сакчылары белән торганда, аның ягына помидорлар оча башлаган. Сакчылар шунда ук Макронны гәүдәләре белән каплаган һәм президентның баш очында кулчатыр ачып тотканнар.
Чыганак: lenta.ru