

Менә шундыйларның берсе: Bayer AG немец химия-фармацевтика корпорациясенең “Җәмәгатьчелек һәм тотрыклы үсеш” бүлеге җитәкчесе Матиас Бернигер радикаль фикерен яңгыратты. Ул 2023 елда кешелек тарихында иң зур ачлык булачак дип саный.
Бонн шәһәре экономисты Матин Каим Украинадагы хәл-вакыйгалар аркасында янә 100 миллион кеше ачлык кичерәчәк, дип исәпли. БМОның Бөтендөнья азык-төлек программасы директоры Дэвид Бизли аның белән килешүен белдерде. Аның фикеренчә, Көнчыгыш Европадагы конфликт башка сыймаслык нәтиҗәләр китерәчәк. Атап әйткәндә, Украинадагы киеренкелек һәм санкцияләр ашлама кытлыгын тудырачак һәм фермерларны җитәрлек күләмдә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү мөмкинлегеннән мәхрүм итәчәк. Бу исә 2023 елда зур азык-төлек кризисын тудырачак. Ачлык янә миграцион агым кубуына китерәчәк, ди исәпли аналитиклар. 1945 елдан алып дөньяга моңа кадәр күрелмәгән, күпчелегебезнең төшенә дә кермәгән, бөек икътисади кризис яный, ди алар.
БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалагы оешмасы Украинадагы конфликт аркасында ярлы һәм ач кешеләр саны артуыннан тыш, бөтен дөньяда сәламәтлек саклау, белем бирү һәм ир-егетләр белән хатын-кызлар арасында тигезлек тудыруга яный. Глобаль иминлеккә янаучы тагын бер фактор — Көнбатышның Русиягә карата кертелгән санкцияләре. Дөньяда бәяләр үсеше дә шуңа бәйләнгән.
БМОның генераль секретаре Антониу Гутерриш белдерүенчә, Украиндагы конфликт үсүче илләрнең дә бәкәлләренә сугачак. Кризис кешелек дөньясының биштән бер өлешен, ягъни 1,7 млрд. кешене, ачлык чоңгылына батырачак. Гутерриш дөнья авыл хуҗалыгы культуралары җитештерүнең 30% Русия белән Украина өлешенә туры килүен искә төшерде.