Дөньяда ниләр бар?
28 апрель 2022, 07:39

Низаг утын пыскыталар

АКШ Украинага корал озатуга контрольлек итү буенча Германиядә үзәк ачкан.

Низаг утын пыскыталарНизаг утын пыскыталар
Низаг утын пыскыталар

Яңа структура 40тан артык илнең Киевка хәрби ярдәм озатуын координацияләү һәм тизләтү белән шөгыльләнәчәк. Контроль үзәгендә Америка белгечләреннән тыш, дөньяның 15 иленнән хезмәткәрләр эшли, дип хәбәр ителә.

Шушы көннәрдә Америка янә Украинага 800 миллион долларлык хәрби ярдәм күрсәтәчәген белдерде. Хәрби ярдәм пакетында — авыр сугыш корылмалары һәм меңнәрчә боеприпаслар. Гомумән, АКШ Украинага 3,8 млрд. долларлык ярдәм күрсәткән.

РФ чит ил эшләре министры Сергей Лавров Көнбатыш Русиягә төзәлмәслек зыян салу һәм аны көчсезләндерү һәм “сугыш кырында” җиңү өчен кулларыннан килгәнчә тырыша, дип белдерде. Русия гомер бакый көчле ил булды, иншаллаһ, АКШ һәм Көнбатышның кара хыяллары тормышка ашмас!

Фото: bmpd.livejournal.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас