Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 апрель , 14:19

Гуманитар хәл турында сөйләштеләр

Агымдагы атнада Русиягә Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) генераль секретаре Антониу Гутерриш килде.

Гуманитар хәл турында сөйләштеләр
Гуманитар хәл турында сөйләштеләр

Башта ул РФ чит ил эшләре министры Сергей Лавров белән очрашты. Русия президенты Владимир Путин белән аерым очрашып, сәгатьтән артык Украина мәсьәләләре буенча фикер алышты.

“Русия белән Украина гуманитар мәсьәләләр буенча сөйләшүләр алып барсын өчен БМО үзенең эгидасы астында бәйләнеш төркеме булдырырга тәкъдим итә”,—диде Гутерриш. Генераль секретарь хәзерге вакытта БМОның төп бурычы хәрби хәрәкәтләр барган зонада гуманитар хәлләрне яхшырту, Мариуполь шәһәрендәге “Азовсталь”дән кешеләрне эвакуацияләү мәсьәләсен хәл итү мөһимлеген билгеләде.

Украинаның эшләмәүче гуманитар коридорлар турындагы белдерүләре ялган дип белдерде Русия президенты.  Блокададагы “Азовсталь” заводы эчендә гади халык булса, хәрбиләр аларны чыгарырга тиеш, диде ул. “Анда хәл-вакыйгалар катлаулы һәм фаҗигале, әмма асылда гади,—диде Владимир Путин Мариупольдәге вакыйгаларга аңлатма биреп.— Анда хәрби хәрәкәтләр юк, алар тәмамланган. Мариупольдә дә хәрби хәрәкәтләр юк, алар тукталды”.

“Азовсталь” заводы тирәсендәге хәлләр турында әйткәндә, Украина ягы белдерүенчә, аның подвалларында шәһәр кешеләре бар. РФ президенты бу очракта хәрбиләрнең аларны комбинат территориясеннән чыгарырга тиешлекләрен ассызыклады. “Әгәр анда гади кешеләр булса аларны тере калкан сыйфатында тоту — җинаять”,— диде ул.

Владимир Путин хәрби операция барган урыннарда гуманитар коридорлар эшләвен билгеләде һәм РФ ярдәме белән Мариупольдән 130—140 меңләп кеше чыгуын әйтте.

Русия президенты гражданнарны завод эченнән эвакуацияләүдә халыкара оешмаларның катнашуын хуплады.

21 апрельдә Украина премьер-министры урынбасары Ирина Верещук Мариупольдәге “Азовсталь” заводы  территориясендә меңгә якын гражданнарның һәм 500ләп яралы украин хәрбие булуын, хәрбиләрнең әсирлеккә бирелергә теләмәүләрен белдергән иде.

Русия оборонасының милли үзәге идарәсе начальнигы Михаил Мизинцев, Киевның рәсми кешеләре бер яктан “Азовсталь”нең җир асты корылмалары эчендә комбинат эшчеләре, хатын-кызлар һәм балалар  булуы турында белдерсә, икенче яктан Русия тәкъдим иткән гуманитар инициативаларны күрәләтә кире кага һәм кешеләрне эвакуацияләү буенча бер чара да кабул итми, дип белдерде.

Фото: russian.cgtn.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас в