

Билгеле булуынча, компания, Русия таләп иткәнчә, газ өчен акчаны сумннарда күчерергә тырышкан. Шуңа карамастан, “Газпром” операцияне кире какты. Әле бу илләр банк һәм “Газпром”ның эксперт бүлеге белән сөйләшүләр алып барып, газ өчен түләвен тормышка ашырырга тырыша.
Дөньяның берничә иле газ озату буенча Русия гамәлләрен “шантаж” дип атады. Шундый белдерү белән Франциянең чит ил эшләре министрлыгы һәм Еврокомиссия җитәкчесе Урсула фон дер Ляйен чыгыш ясадылар.
Газ сатып алу буенча Русия куйган таләпләр белән килешмәгән илләргә газ озату тукталуы билгеле булды. Мәсәлән, 27 апрельдә “Газпром” гамәлдәге контрактлар буенча Болгария белән Польшага газ озатуын туктатты.
Русия “шантаж”да гаепләүләрне кире какты һәм “Газпром”ның ышанычлы партнер булып калуын һәм контрактларны үтәвен белдерде.
РФ Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин газга рубльдә (сумда) түләүдән баш тартучы Европа илләренә газ озатуны туктату практикасын киңрәк кулланырга чакырды. Аның фикеренчә, шул чакта гражданнар үз властьларына дәгъвалар белдерә башлаячак.
Мәгълүм булуынча, 23 мартта РФ президенты Владимир Путин “дустанә” булмаган илләргә гамәлдәге газ контрактларына ашыгыч рәвештә үзгәртүләр кертүне һәм түләүне сум формасына күчерүне таләп итте.
Мәгълүматларга ярашлы, хәзер “Газпромбанк”та сумнарда түләү өчен Русия газын сатып алучы Европаның 10 иле рубльдә исәп ачкан. Дүрт ил сумнарда түләгән дә инде. Әле Евросоюз илләреннән Венгрия генә газ өчен сумнарда түләргә әзер. Европаның берничә иле газ килүнең чикләнүенә әзер булуын белдерде. Атап әйткәндә, майда Италиянең газ сатып алудан туктавы мөмкин. Ә Словакия премьер-министры газ өчен еврода гына түлиячәген белдергән.
Европа Русия газына нык бәйле булуын таный. Бик теләсәләр дә, безнең газны сатып алудан баш тарта алмыйлар. Югыйсә, алар гаять җитди проблемалар белән очрашачак. Санкцияләр тәмен үзләре дә татып карасыннар әле!